ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” җыены кысаларында дискуссион-методик мәйданчыклар эше башлана
“Туган тел” җыены кысаларында дискуссион-методик мәйданчыклар эше башлана

“Туган тел” җыены кысаларында дискуссион-методик мәйданчыклар эше башлана

Бүген 14:00 сәгатьтә Форум кысаларында 8 белем бирү учреждениеләрендә дискуссион – методик мәйданчыклар эше башланачак.

Делегатлар Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Россия ислам университытында, Совет районының 162 нче татар балалар бакчасында, Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясендә, Вахитов районының Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбендә, Яңа Савин районының «Адымнар» мәгариф комплексында, Мәскәү районының Ф.Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә һәм КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булачак.

Һәр мәйданчыкның үз программасы каралган. Анда ачык дәресләр, остаханәләр, дискуссион семинарлар һәм башка чаралар булачак. Һәр мәйданчык турында хәбәрләрне безнең сайттан карап барыгыз.

Кич делегатларны мәдәни программа көтә. Алар “Адымнар” мәтәбенең укытучылар театр труппасы куйган “Аршын мал алан” спетаклен тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*