ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфа татар “Нур” театры Мәскәү тамашачысына “Тау” спектаклен күрсәтте
Уфа татар “Нур” театры Мәскәү тамашачысына “Тау” спектаклен күрсәтте

Уфа татар “Нур” театры Мәскәү тамашачысына “Тау” спектаклен күрсәтте

Кичә, 2026 елның 2 маенда, Евгений Вахтангов исемендәге легендар Театрда «Алтын битлек» XXXII Россия милли театр премиясе номинанты булган «Тау» спектакле зур уңыш белән узды.

Мәскәү тамашачысы “Нур” театры артистларын алкышларга, чәчәкләргә күмде, спектакльне бик югары бәяләде.

Ә хәзер инде иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – «Нур» театры өмет белән «Алтын битлек» премиясенең нәтиҗәләрен көтә. Исегезгә төшерәбез, XXXII милли премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2026 елның июнендә Омск шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*