tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 201)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировның туган көне хөрмәтенә концерт уза

15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган татар җырчысы, ТР һәм РФ халык артисты Илһам Шакировка багышланган концерт уза.

Дәвам »

Татар язучыларын – бөтен дөньяга!

14 февральдә 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, ур. 14) татар язучыларыныж төрек телендә басылып чыккан “Fildişi Çakı” (Сөяк саплы пәке) дигән китабын тәкъдир итү кичәсе була.

Дәвам »

Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары

2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.

Дәвам »

“Казан утлары” журналы “Ак җилкән” I Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсы игълан итә

“Казан утлары” журналы редакциясе 7-11 нче сыйныф укучылары, башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр (проза, поэзия, драматургия, публицистика) конкурсы уздыра.

Дәвам »

Көрәш федерациясе 2013 елга нәтиҗә ясады

Татарча көрәш буенча иң-иңнәрне билгеләгәндә, чын-чынлап авыл җирлегендә яшәүче тренерлар да исәпкә алыначак. Бу хакта узган елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясауга багышланган утырышта федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов белдерде. Ильяс Галимов, Илдар Гыйниятуллин, Руслан Нургалиев һәм Лениз Абдуллин. 2013 ел көрәш сезоны буенча иң яхшы көрәшчеләр дип нәкъ менә алар аталды. Иң-иңнәрне ачыклаганда, татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле өч бәйге нәтиҗәләре ...

Дәвам »

Салаватта Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча спектакль куела

6, 7, 12, 14 февральдә Салават дәүләт башкорт драма театрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча премьера спектакльләре уза.

Дәвам »