tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 203)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Чәчәкләргә гомерен багышлаган герой-фронтовик

Ялта шәһәреннән милләттәшләребездә кайгылы хәбәр килеп иреште: 89 яше белән баручы Әнәс Малик улы Мостафин вафат. Ялтада урнашкан дөньякүләм билгеле Никит ботаника бакчасыннан килгән кайгынамәдә Әнәс Мостафин чәчәк ләр үстерү һәм өйрәнү өлкәсендәге зур галим дип атала. Хезмәттәшләре аның табышларына, фәннә эшләренә, яшелләндерү проектларына искиткеч югары бәя бирәләр. Әнәс Малик улы Мостафин 1925 елның 18 апрелендә Пермь шәһәрендә туа. Бөек ...

Дәвам »

Төмәндә Габдулла Тукай урамының исемен үзгәртмәкче

Төмәндә 6 февральдә топонимика буенча комиссия утырышында башка мәсьәләр арасында Тукай исемен йөртүче урамын башкача атау турында да әйтелде. Узган елның декабрь аенда Төмән шәһәренә тирә-яктагы авыл-бистәләрне кушканнар. Шулар арасында Матмасы дигән татар авылы да бар.  Әлеге авылда инде берничә дистә ел Тукай урамы бар. Матмасы Төмәнгә кушылгач, урам исемен үзгәртмәкчеләр. Җирле халык моңа каршы чыга.

Дәвам »

Казанда Төрквидение үтәрме?

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 4 февральдә үткән утырышында депутат Марат Хәйруллин узган ел ахырында Төркиянең Искешәһәрендә узган Төрквидение телевизион конкурсына барып кайтуы турында хәбәр итте. Билгеле булганча, Искешәһәрдә конкурсның беренчесе үткәрелде. Аны Төркиянең TRT телерадиокомпаниясе оештырды.УЛ Евровидениега охшаш форматта үткәрелә. Бәйгегә төрки 24 ил һәм төбәк катнаша (төбәк катнаша алу өчен анда яшәүче кешеләрнең ...

Дәвам »

Гран-при – Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун

Башкортстанда татар җырларын башкаручыларның “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” дип аталган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка багышланган төбәкара конкурсы игълан ителде.

Дәвам »

Татарчага өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбе тулы көченә эшли башлады

Әлеге проект Татарстан Президенты күзәтүе астында республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «EF Education First» белән бергәлектә башкарыла.

Дәвам »