tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә
Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә

Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов фикеренчә, телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә.

«Халыкның үзе сөйләшкән милли телендә аңлатмалы сүзлеге булуы аның югары мәдәниятле халык икәнен күрсәтеп тора. Татарның мондый сүзлеге, гасырларга сузылган сүзлек төзү тарихы бар. Бүгенге уңышыбыз – ул зур мирасны өйрәнү нәтиҗәсе. Аңлатмалы сүзлекне туган телебезгә һәйкәл дисәк тә була. Ул телебезнең лексик, фразеологик байлыгын туплап, тасвирлап, теркәп бирә торган чыганак булып тора», – диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Айнур Тимерханов сүзләренчә, татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлегендә 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм теркәлгән.

«Без сүзлекне традицион кәгазь форматта гына бастырып калмадык, аның электрон вариантын да эшләдек. Аны Татарстан Фәннәр академиясе сайтының электрон китапханә өлешеннән йөкләтеп алырга була. Шул ук сайтта электрон сүзлекләр фонды бар. Анда 70ләп сүзлек теркәлгән. Аңлатмалы сүзлекнең 6 томы да шунда кертелде. Эзләгечтән сүзләрнең мәгънәсен таба аласыз», – диде Айнур Тимерханов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*