Башкортстанның Бакалы районында татар мәдәнияте бәйрәме үтте. Бакалы китапханәсендә күрше-тирә авыллардан, районнардан кунаклар җыелды.
Кунакчыллык — татар халкының төп сыйфаты. Китапханәчеләр кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар: зур бәлеш, коймак, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, гөбәдия. Шулай ук гөбәдия пешереү серләре турында да сөйләделәр.
Мостафа авылы гармунчылар ансамблечыгышы бәйрәмне тагын да ямьлерәк итте. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп «И туган тел, и матур тел» җырын башкардылар.
Урсай авылы китапханәчесе «Әби сандыгы» һәм андагы татарларның традицион киемнәре белән таныштырды. Камышлы авылыннан (Бакалы районы) «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Сания Гарифуллина татар түбәтәе ясау буенча мастер-класс үткәрде. Кунаклар баш киеменең тарихы, ясау технологиясе һәм бизәлеше белән таныштылар.
Шулай ук Куштирәк авылы, Урманай авылы һәм Иске Балыклы авылы китапханәләре «Карга боткасы», «Аулак өй» һәм «Йон эрләү өмәсе» йолаларын күрсәтеп үттеләр.