ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Карга боткасы” бәйрәме милли рухта үтте
Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Карга боткасы” бәйрәме милли рухта үтте

Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Карга боткасы” бәйрәме милли рухта үтте

Бүген, 18 апрель көнне, Казанның «Туган авылым» милли-күңел ачу комплексында традицион «Карга боткасы» бәйрәме үтте. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге чараны дүртенче тапкыр оештырды.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан телебезне, гореф-гадәтләрне саклау максатында татар халкының матур йолалары – “Татар чәе”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” бәйрәмнәре традицион рәвештә уздырылып килә. Барысы да “Туган авылым” комплексында оештырыла. “Карга боткасы”на  мәктәп балалары, студентлар , татар гаиләләре, туристлар чакырылып, алар өчен чын татар бәйрәме уздырылды. Бәйрәм милли мохиттә, милли рухта узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашып, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләделәр.

Биредә бәйрәм концерты, Татарстанда тегелгән милли кием, милли ризык ярминкәсе, балалар өчен уеннар, сыерчык оялары конкурсы булды. Һәркем бәйрәм казаныннан кайнар ботка һәм мәтрүшкәле чәйдән авыз итте. Шулай ук килгән кунаклар «Карга боткасы» йоласының тарихы, үзенчәлекләре белән танышты.

«Комплекста «Татар базары» ярминкәсендә 20дән артык сәүдә ноктасы эшләде. Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Быел сәхнә ике җирдә оештырылды. Казанлылар белән беррәттән беренче тапкыр Биектау районы үзешчәннәре дә чыгыш ясадылар.

Бәйрәмдә ботка пешерү йоласы балалар өчен үзе бер кызыклы тамашага әверелде. Башта алар комплекста урнашкан өйдән-өйләргә йөреп күчтәнәч җыеп чыктылар, соңыннан ботка пешерү процессын күзәттеләр. Бу йола балаларда тирә-як мохиткә, табигатькә карата сакчыл караш һәм мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Яшь буын татар халкының мәдәни мирасын өйрәнә, сакларга тырыша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*