Бүген Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча 55нче Россия чемпионатының финалы уза. Юбилей турниры илнең иң көчле батырларын бергә җыйды. Ярышларда Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнаша. Алар 11 үлчәү категориясендә көч сынашачак.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2026 елның июнь аенда Татарстанда узачак Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
Юбилей турниры кысаларында Россиянең иң титуллы чемпионнарын хөрмәтләү тантанасы каралган. Исемлеккә 10 тапкыр Россия чемпионы Раил Нургалиев, 9 тапкыр Россия чемпионы Сергей Павлик һәм 8 тапкыр Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин кергән.