tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазы укыдылар
Хабаровск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазы укыдылар

Хабаровск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазы укыдылар

Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе имам-мөхтәсибе Идрис хәзрәт Камалиддин Хабаровск шәһәрендә җомга намазын үткәрде. Ул Җәмигъ мәчете төзелеше урынындагы бинада узды.

Җомга вәгазе барышында тыйнаклык, белем алуның абруе темаларына кагылдылар. Тиздән онлайн һәм офлайн форматта да ислам нигезләре буенча дәресләр башланачак дип игълан ителде. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Татар-информ матбугат хезмәте хәбәр итә.

СОVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, имам-мөхтәсиб дин тотучыларны үзеңне һәм якыннарыңны сакларга өндәде, шуңа күрә битлек режимын һәм башка саклану чараларын үтәргә кирәк.

Җомга намазыннан соң мәчеткә килүчеләр өчен чәй табыны оештырылды, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*