tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халкын әстерхан татарларының бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр
Казан халкын әстерхан татарларының бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр

Казан халкын әстерхан татарларының бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында әстерхан татарларының бию үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр. Чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе.

Программа «Кияүсый» дип аталган перформанстан, ягъни кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләү кебек бию йоласыннан башланды. Казан халкы һәм башкала кунаклары әстерхан биюенең төп элементларын һәм Әстерхан татарларының бию уеннарын мастер-класс барышында өйрәнде.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Әстерхан татары Рафаэль Мустяков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов һәм балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Умерова катнашты.

Кичәнең алып баручысы Алсу Мәгъсүмҗанова әйтүенчә, программа культурология кандидаты, этнохореолог, театр һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров материалларына нигезләнгән.

«Ул үзе дә Әстерхан татары. Экспедициягә чыгып, материал җыйган. Материалны туплап, китап чыгарды. Без аны кулландык. Әстерхан татарларының йөреше икенче төрле, биюләрдә кавказ алымнары бар. Егетләр кызларга тотынмыйча, сикермичә бии. Күмәкләшеп тә биемиләр. Алар зур түгәрәк ясый һәм уртага бер кеше чыгып бии яисә парлашып бииләр», – дип аңлатты ул.

Алсу Мәгъсүмҗанова Әстерхан татарлары биюендә кулланган хәрәкәтләрне атады: «алдыга йөрү», «артыга кайтып йөрү», «басып йөрү», «аяк табан борып йөрү»» «аяк тибү», «дөбердәтү», «сикереп йөрү» кебек хәрәкәтләр булды.

Элеонора Умерова – тумышы белән Әстерханнан, Дәүләт Умеровның кызы. Биюгә мәхәббәт аңа балачагыннан ук килгән. «Кечкенә чагымнан биим. Биюгә мәхәббәтне әтием уятты. Әстерхан татарлары биюе Кавказ халкы биюләре белән охшаш, чөнки Әстерхан Дагыстан белән чиктәш. Бүгенге көндә Әстерхан татарлары биюеннән бик аз материал сакланып калган. Әстерхан татарларының биюе буенча төп белгеч дип Дәүләт Умеровны атап була», – диде ул.

Элеонора Умерова Казанда хореография училищесында укыган, соңрак балет педагогы белгечлеген үзләштергән. «Бүгенге көндә дә биеп йөрим, укытам», – диде ул.

Биючеләргә музыканы вокалист, думбрада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов, саз, джембо, дәф, нагарада Айдар Абдрахимов, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында Ильяс Фәрхуллин уйнады. Алар музыканы Әстерхан татарларының традицион уен коралларында башкарды.

Чараның алып баручысы – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*