tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк
Мәскәүдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк

Мәскәүдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк

21-23 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында башкала кинотеатрларында Татарстанда төшерелгән сигез фильм һәм ике мульфильм күрсәтеләчәк. Алар арасында яңа фильмнар, шулай ук танылганнары да булачак.

Кинога керү бушлай, бары тик алдан теркәлергә кирәк. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Үзәк кинематогрфистлар йортында 21 августта 16.00 сәгатьтә ачыла.

Республика кинематографистларыннан «Татаркино» директоры һәм фильмнар продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссер Айназ МөхәммәтҗановИлшат Рәхимбай һәм Сергей Киатров килә.

Шулай итеп бук көннәрдә Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы, 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен «Инсаф» фильмы, Рабит Батулланың «Әни, гафу ит» пьеса буенча төшерелгән фильм, «Әпипә», «Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без – 41нче ел балалары», «Сөмбел» драмасы, Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сагынырсың – мин булмам», «Хәлимә, Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Мулла» фильмы һәм «Исәнмесез?» фильмы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан тарихында беренче психологик этно-триллер «Микулай»ны төшерүчеләр белән иҗади очрашу була. Картинаны режиссер Илшат Рәхимбай тәкъдим итә.

Шулай ук «Татармультфильм» «Ревизские сказки» һәм «Кындыкан» мультфильмнарын тәкъдим итәчәк. Алар Якутия мультипликаторлары белән бергә эшләнгән. Тамашачыларга алар турында режиссер Сергей Киатров сөйләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*