tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада язучы Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе узды
Арчада язучы Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе узды

Арчада язучы Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе узды

Казан арты” тарих-этнография музеенда  үзенең әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре белән безгә яхшы таныш булган якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Госман улы Гатауллинның 70 яше тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

“Син һаман да безнең белән” дип аталган очрашуда аның хатыны Зөлфия Гатауллина, кызлары Гөлназ һәм Айгөл, аларның балалары, язучының бертуган сеңелләре: Люция, Әнисә, Нурия, Ания Госман кызлары һәм башка туганнары, укытучысы Диләрә апа, сыйныфташлары, дуслары,районыбызның татар теле укытучылары катнаштылар. Аларның чыгышларында язучы иҗат иткән шигырьләр һәм хикәяләрдән өзекләр, гармун моңнары, җырлар яңгырады. Гайсә Гатауллинның балалары һәм оныклары татар телен әйбәт белүләрен, туганнары бердәм булып, дус-тату яшәүләрен күрсәттеләр.

Кичәдә Гайсә Гатауллинның якын дусты, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп әдәби премияләр иясе Шаһинур Мостафин, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, шагыйрь, Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Рифат Җамал катнаштылар. Алар Гайсә Гатауллин турында кызыклы истәлекләр сөйләделәр, аңа багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов районыбызда язучыларның иҗатын өйрәнү юнәлешендә даими эш алып барылуын билгеләп үтте.

Гайсә Гатауллин шигырьләрен мәктәптә укыганда ук яза башлый, аның әсәрләре басылган газета-журналлар күргәзмәгә куелган иде. Төрле елларда балалар өчен язылган “Этнең койрыгы ник кәкре?, “Тавыш Иле һәм Батыр Черки”, “Очар кошлар кебек” дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыклары белән кичәгә килүчеләр якыннан таныштылар. Музеебызга бүләк ителгән “Моң” дип исемләнгән китапка туганнары тарафыннан түбәндәге сүзләр язылган:” Кадерле абыебызның якты истәлеге итеп Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеена бүләк итәбез. Ни кызганыч, китап абыебызның үлгән көнендә, 2007 елның 16 сентябрендә басылып чыкты, абый аны бик көткән иде. Үзенең соңгы хезмәт җимешен күрә алмыйча китүе бик кызганыч булды”.

Бу кичәдә без язучы Гайсә Гатауллинның тормыш юлы һәм иҗатын барладык. Очрашу үзенә күрә үзенчәлекле булды, анда катнашкан һәркем якташыбызның иҗатын якыннан белүен күрсәтте. Кичәгә әзерлек вакытында туганнары музеебызга аның иҗаты белән бәйле бик күп өстәмә материаллар бирделәр. Гомүмән, язучы якташыбыз Гайсә Гатауллинның иҗаты киләчәктә дә озак сакланыр һәм әдәбият сөючеләр яратып укырлар.

Гайсә Гатауллин үзенең автобиографик белешмәсендә безгә киңәш итеп түбәндәге фикерне язган: “ Хөрмәтле якташларыма бер үтенечемне җиткерәсем килә: һәркайсыбызның да җиргә сынау өчен генә җибәрелүебезне онытмасыннар иде алар. Әйе, кемдер байлык белән сынала, кемдер ярлылык белән, кемнәрдер власть белән, түрәлек белән, кемнәрдер бүтәне белән… Менә шул сынауларны уңышлы үтә алсагыз иде, кадерле якташларым! Сез кемнәр? – диеп сораганда, сез, ата-бабаларыбыз кебек: Без бит – Арча яклары! – дип, горурланып әйтә алсагыз иде!”

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фото Раиль Вәлиев,Ленар Гобәйдуллин

http://arskland.ru/news/2415/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*