tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Бүздәк район үзәгендә 80 килограммлы бәлеш пешерделәр
Башкортстанның Бүздәк район үзәгендә 80 килограммлы бәлеш пешерделәр

Башкортстанның Бүздәк район үзәгендә 80 килограммлы бәлеш пешерделәр

Көннең суык булуына карамастан, Башкортстанның Бүздәк район үзәгендә урнашкан Татар тарихи-мәдәни үзәк гөрләп торды. Биредә Башкортстан Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе оештырган «Бәлешфест» фестивале дүртенче тапкыр үтте.

Фестивальнең максаты — Башкортстанда татар милли аш-суны тергезү, саклау һәм үстерү, татар халыкының милли ризыгы бәлешне әзерләү традицияләлрен саклау һәм ныгыту, фестиваль кунакларын халыкларның мәдәнияте һәм йолалары белән таныштыру, төрле халык вәкилләрен бердәм мәдәни һәм рухи киңлеккә туплау, милли аш-су әзерләү тәҗрибәсен тарату, кунакчыллык традицияларен пропагандалау.

Бәйрәмнең йөзек кашы булып милли үзәк фойесына урнашкан 80 килограммга якын авырлыктагы зур татлы бәлеш тора. Аш-су осталары теләүчеләргә мастер-класслар да күрсәтте.

«Бәлешфест» милли аш-су фестивале 2018 елда федераль грантҡа лаеҡ булды. Бәйрәмне эстрада йолдызларыннан һәм үзешчән артистлар ярдәмендә оештырылган концерт йомгаклап куйды.

Рузил Имамов

Башкортстан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*