enrutat
Баш бит / Бичура хан оныклары язмышы
Бичура хан оныклары язмышы

Бичура хан оныклары язмышы

Шәйхелислам бабай Мөэмин-Каратай авылында 1885 елны туган. Уку яшенә җитеп Түбән Чыршылы авылындагы мәдрәсәдә муллалыкка укып чыккач, аны 1912 елны Иске Иштирәк авылына имам итеп җибәргән булалар.Әхмәтшин Шәйхелислам бабай Иске Иштерәктә мулла булып торганда, Чистайга икмәк илтеп кайтканда Сарабиккол авылындагы бер танышлары¬на кереп ат ашатып чыкмакчы була. Өйгә керсә, мич артында күлмәкчән, канга баткан 18 яшьлек бер кыз баланы күрә. Атны тугарып та, ашатып та тормыйча, бу баланы торыпшага төреп, авылга алып кайтырга чыга. Куак авылына җиткәч, басып торган 2 хатын янына туктап, чанадагы өшеп беткән, канга баткан кызны күрсәтә. Шул хатыннар сөйләшеп тә тормыйча, берсе өстендәге тунны салып кызның өстенә , икенчесе аягындагы киез итеген салып аягына кидерә. Шәйхелислам абзый бу кызны Каратайга алып кайтып, Гаффанов Гатуф мулла абзыйга китерә. Бу Әминә исемле кыз Әкъдәс Нигъмәт Курат белән бертуган, Бибишакирә белән Бәркәтә авылындагы Таһир мулла кызы була. Әминәне, белемле кыз булгач, Сарабиккол авылына укытучы итеп җибәргәннәр.

Шунда инде сәнәкчеләр аны һуштан язганчы кыйнап чыгалар. Сәнәкчеләр аны эзләп Хаҗи мулла бабайларга килеп, кызны табып бирүне сорыйлар, табып бирмәсәң, өеңә ут төртеп яндырабыз дип яныйлар. Кыз базга качкан була. Бабай сәнәкчеләргә: «Теләсә нәрсә сорагыз — бирәм, әмма кызны бирмим», — дигәч, бабайның кара айгырын алып китәләр. Шакирә апаның ире Таһир мулланы Атласовчылар дип гаепләп атып үтерәләр. Әминә апа Нәдер авылында укытучы булып эшләп пенсиягә чыга. Аларның ике кызлары була: Җитез исемлесе Октябрьск шәһәрендә яшәп вафат була, Төзек дигән кызы Миңлебай авылында яши. Хәләл җефете авылның мөхтәрәм кешесе Ибраһимов Мөдәррис Әхмәтзәки улы. Фетнә вакытында клуб мөдире Мөсәгыйт Гамбәров, Мөэмин-Каратайның Куакбаш авылында укытучы булып эшләүче Зыя Садретдинов, укытучы Галина һәм башка күп кенә кешеләр җәзалап үтерелә. Аларның гәүдәләрен әле дә «Коммун базы» дип аталган чокырга ыргыталар. Фетнә басылганнан соң әлеге баздан совет власте көрәшче 28 мәет алына һәм алар Бөгелмә шәһәре зиратына күмелә. Түбән Чыршылыда Бикчурина Маһирәне, Зиятдинова Гайшәне кыш көне салкын таш келәткә ябып 3 көн тоталар.

Әгъдәм Гәлләмов.
(«Мөэмин-Каратай авылы тарыхы»ннан өзек).

Нәдерова Әминә апа кызы Төзекнең тормыш иптәше — Мөдәррис ага Ибраһимов. Күптән түгел сиксән яшен тутырган легендар шәхес Мөдәррис Әхмәтзәки улы 1925 елда данлыклы Бикчура хан токымыннан булган укытучы гаиләсендә туа.

Аның балачагы — сугыш алды, үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына һәм аннан соңгы елларга туры килә. Хезмәт юлын ул 1941 елда Миңлебай авылында табельче-кассир булып башлый.
1943 елдан ул — фронтта. Украина, Румыния,
Болгария һ.б. илләрне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. 1946 елда Мөдәррис Ибра һимов Әлмәткә кайта. Башта ул — комсомол эшендә, ә аннары инде ялга чыкканчы — мәктәптә, балалар арасында.
Мөдәррис Әхмәтзәки улы — республика һәм район матбугатында басылган күпсанлы әдәби әсәрләр һәм кызыклы язмалар авторы. Ул — Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

ҺИҖРӘТТӘГЕ БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ

Әкъдәс Нигъмәт Курат 1903 елның 9 (22) апрелендә Чирмешән районы Бәркәтә авылында указлы имам Таһир Шаһиморатның күп балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Бибишакирә Гыйрфан кызы Гатуф мулла белән бертуган, Тайсуган һәм Чыршылы төбәгенә җиде имам- мөдәррис вә мөхтәсиб биргән имамнар нәселеннән. Нәселнең соңгы имамы Габделфәттах белән Бибишакирә остазбикәнең әнисе Нәфисәҗиһан — Чыр- шылының имам-мөдәррисе Габделкаюм балалары. Габделфәттах хәзрәтне Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә гыйлем алган һәм соңыннан үзе дә анда хәлфәлек иткән Ризаэддин Фәхреддин гомер буена «Остазымыз» дип искә ала.
Таһир мулла да, остабикә дә йөзләгән авыл баласына гыйлем өйрәтәләр. Таһир муллада башта укып, аннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмам¬лаган, шагыйрь Габдулла Тукайның дусты, татар поэзиясендә үзенең лаеклы урынын алган Хәбиб Исхакый хәлфәлек итә. Таһир мулла башлангыч бе¬лемне улына үзе өйрәтә.
Бу чорда татар мөселман балаларына гыйлем бирү зур үзгәреш кичерә.
Әкъдәс Нигъмәтнең шәкертлек еллары Рәсәй төрки-татар мөселманнарының җәдитчелек ысулы тәрбиясендә үсеп килүче яңа буын яшьләре чорына туры килә. Дөньяви гыйлем белән бергә алар урыс телен дә өйрәнәләр.
Бәркәтә мәктәбендә тиешле гыйлемне алгач,
Әкъдәс Нигъмәт Бөгелмә шәһәренең урыс мәктәбендә укый, аны 1920 елда тәмамлый.
Ачлык елларында ул «Ачларга ярдәм итү» («Помгол») комитетында эшли. Илдә большевизм шаукымы башлангач, 18 яшьлек Әкъдәс Нигъмәти Европа аша Төркиягә китә. 1924 елда Истанбул университетының әдәбият факультетында башта фәлсәфә, соңрак тарих бүлегендә укый. Аның 1934 елда басылып чыккан «Урта гасырлар тарихына кыскача библиография» исемле китабы Төркиянең югары уку йортларында тарих өйрәнүчеләр өчен бүген дә кул-ланма булып тора. 1944 елда Әкъдәс Нигъмәт рус теле һәм әдәбияты буенча профессорлыкка сайлана. 1946-1947 елларда мәдәни җәмгыятенең чакыруы буенча Англиядә гыйльми тикшеренүләр алып бара. Оксфорд, Бодман һәм Лондонда Британия Музее фондларында эшли. «Төрек-инглиз мөнәсәбәтләре» исемле хезмәтен яза. 1950¬1951 елларда, Рокфеллер фонды стипендиаты буларак, Америкага бара һәм фәнни-тикшеренү эшләре үткәрә.
1928 елда Әкъдәс Нигъмәт факультеттагы хезмәттәше Һадия ханым Мәхмәдкә өйләнә. 1931 елда уллары Йулыг Тәгин туа (соңрак ул Көнчыгыш техник университетының тарих бүлеген җитәкли). Галимнең ике оныгы бар. Курат дигән фамилияне ул 1935 елда алган була.
Әкъдәс Нигъмәт Курат 1970-1971 елларда Австралиядә, Америкада, Бра-зилиядә, Мексикада, Сантьягода узган Төркияне танытучы гыйльми конфе-ренцияләрдә, Шәрыкны өйрәнүчеләр конгрессларында, дәүләтара мөнәсәбәтләр буенча саммитларда катнаша, ул илләрнең телеэфирларында, студент аудиторияләрендә чыгышлар ясый.
1970 елда Әкъдәс Нигъмәт Курат Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Хезмәтләре төрек теленнән башка урыс, поляк, алман, инглиз, француз, швед телләрендә чыгарыла.
Безнең якларда туып-үскән, белем алган, хезмәтләре белән бөтен дөньяга танылган мәшһүр галим 1971 елда вафат була.
(Әгъдәм Гәлләмовның
«Тарихи мизгелләр» китабыннан алынды.).
Лениногорск, 2007 ел.

Роза Салманова

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*