enrutat
Баш бит / Эльмира Галимованың Пермь татарларының музыкаль мәдәниятенә багышланган китабы дөнья күрде
Эльмира Галимованың Пермь татарларының музыкаль мәдәниятенә багышланган китабы дөнья күрде

Эльмира Галимованың Пермь татарларының музыкаль мәдәниятенә багышланган китабы дөнья күрде

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, композитор Эльмира Галимованың “Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте” дип исемләнгән монографиясе дөнья күрде. Әлеге фәнни басма, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан бастырылды. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

Эльмира Галимова “Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте” дигән монографиясен диссертация нигезендә язган. “Экспедиция эшләрен мин 2010 елдан 2012 елга кадәр алып бардым. Пермь өлкәсенең Кунгур, Орда, Бардым, Октябрь, Пермь, Уин, Суксын, Березовский, Чернушский районнарының барлыгы 30 артык авылында булдым. Әби-бабайлардан диктофонга 300 дән артык җыр яздырып алдым. Шулай ук Г. Ибраһимов ис. ТӘҺСИнең “Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә” сакланган архив материаллары һәм 1964, 1968, 1971, 1976 елда Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Котдус Хөснуллин һәм Нәркис Мөштәри яздырып алган җыр язмалары белән дә эшләдем. Гомумән, җырлар буыннан-буынга күчкән дәвердә нинди үзгәрешләр кичергәнен дә фәнни яктан ачыкларга тырыштым”, — диде ул.

Композитор, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова фикеренчә, “Тарих һәм этнография ягыннан әлеге тема шактый өйрәнелгән, ләкин музыкаль фольклор өлкәсендә фәнни яктан тикшерелгән язмалар юк. Экспедиция кысаларында мин борынгы йолаларның килеп чыгышын ачыкладым, аларның бүгенге көндә ничек үткәрелүе турында мәгълүмат тупладым. Пермь татарларының борынгыдан сакланып килгән төрле йола кысаларында күп-кенә кызыклы һәм бик үзенчәлекле җырлар башкарылган. Алар арасында “Сөрән җырларын” интонацион һәм ритмик яктан аерылып торалар. Хәзерге вакытта “Сөрән җырлары” инде онытылган, дип тә әйтеп була. Шуңа күрә архивта тупланган җырлар белән хәзерге вакытта яздырып алган җыр вариантларын чагыштырып, фәнни яктан анализладым, аларның үзенчәлеген билгеләдем. Пермь татарларының туй йоласы вакытында “Чемылдык җыры” башкарылган. Бүгенге көндә әлеге җырларны искә төшергән этнофорлар саны бик аз, дип әйтергә кирәк. Шулай ук, Пермь татарлары “Әртил җырын” бер-берсенә кунакка йөргәндә җырланганнар. Ә бүгенге көндә инде “Әртил көе” инструменталь вариантта гына сакланган, сүзләрен әби-бабайлар бик хәтерләми. Әйтергә кирәк, пермь татарларының инструменталь көйләре (Барда көе, Бию көе), мөнәҗәтләре (Салават әйтү, Үлем мөнәҗәте), бәетләре дә фәнни яктан тикшерер өчен бик кызыклы. Аларның мисаллары китапта бирелә”, — дип сөйләде монография авторы.

“Монографиямнең үзенчәлеге борынгы һәм үзенчәлекле җырлар тупланган диск белән бергә чыгуында. Дискка барлыгы 55 борынгы җыр кертелгән. Китапның практик өлешендә 120дән артык җыр һәм инструменталь көйләр нота белән бирелә. Китап музыка юнәлешендә укучы студентлар, этномузыкология өлкәсендә эшләүчеләр, фәнни хезмәткәрләр, фольклор ансамбльләр һәм борынгы җырлар яратучы татар халкы өчен дә бик кулай басма булыр дип өметләнәм.
Монография, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 300 данә тираж белән бастырылды. Дөресен әйткәндә, китапларым бик тиз таралып беткән. Бүгенге көндә китабымны сораучылар күп, бәлки тиражын арттырып бастырлар”, — дип йомгаклады Эльмира Галимова.
Эльмира Галимова — композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил Республика премиясе лауреаты (2013 ел). Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (2007 ел). 1982 елда Яр Чаллыда туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының теория, вокал бүлекләрен һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең (профессор Борис Трубинның композиция классы) 2006 елда тәмамлый. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укыганда Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте турында 2014 елда диссертация яклый (җитəкчесе — сəнгать фəннəре докторы Земфира Сəйдəшева). Хәзерге вакытта шунда ук театр һәм музыка бүлеге мөдире булып эшли.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*