tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 36нчы гимназиясендә Фатих Кәримне искә алдылар
Казанның 36нчы гимназиясендә Фатих Кәримне искә алдылар

Казанның 36нчы гимназиясендә Фатих Кәримне искә алдылар

Бүген Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 36нчы гимназиядә күренекле фронтовик шагыйрь, татар халкының батыр улы Фатих Кәримне искә алдылар. Лядов урамы 7нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге мәктәп бинасында 1941-1943 елларда эвакогоспиталь урнашкан була. 1942 елда Фатих Кәрим шушы госпитальдә берничә ай дәвалана. Шушында шагыйрь “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын һәм башка әсәрләрен иҗат итә.

Очрашуда Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанның халык язучысы Ренат Харис, әдәбиятчы Фоат Галимуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуров, әдәбият белегече Рамиль Сарчин, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһимов һ.б. катнашты.

Белешмә өчен:

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1945 нче елның 19 нчы февралендә Кенигсберг шәһәрен һәм крепостен штурмлау вакытында  батырларча һәлак була.  2019 елның гыйнварында шагыйрь тууының 110 еллыгын билгеләп уздылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*