tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә “Татарча диктант” “Чәкчәк бәйрәме” белән дәвам итәчәк
Пермьдә “Татарча диктант” “Чәкчәк бәйрәме” белән дәвам итәчәк

Пермьдә “Татарча диктант” “Чәкчәк бәйрәме” белән дәвам итәчәк

7 октябрь көнне Пермь татарлары “Татарча диктант” акциясенә кушылачак. Бу хакта җирле “Чәкчәк” оешмасы хәбәр итә.

Татар теленнән белемнәрен тикшерергә теләүчеләр Пермьнең Пушкин исемендәге китапханәсенә килә ала. Чара “Чәкчәк бәйрәме” һәм концерт белән дәвам итәчәк.

Бәйрәм “Татар мәдәнияте. Яңа караш” президент гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәдәни чарада иң үзенчәлекле чәкчәк пешерүчене ачыклаячаклар. Балалар арасында рәсемнәр конкурсы уздыру да ниятләнә. Җиңүчеләргә бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*