tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Балаларың татар телендә язу язганга, туган телендә сөйләшкәнгә горурлан
Васил Шәйхразиев: Балаларың татар телендә язу язганга, туган телендә сөйләшкәнгә горурлан

Васил Шәйхразиев: Балаларың татар телендә язу язганга, туган телендә сөйләшкәнгә горурлан

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча сөйләшүләр бүген Бөгелмәдә дәвам итә. Биредә Азнакай, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск районнарыннан килгән вәкилләр катнаша. Күчмә утырышка кадәр кунаклар шәһәрдәге татар гимназиясе, анда балаларга тәрбия бирү чаралары белән таныштылар, аннары татар милли үзәгендә булдылар. Т. Миңнуллин әсәре буенча куелган ” Гөргери кияүләре” спектакленнән өзек карадылар. Бу минутларда А. Баталов исемендәге театр бинасында күчмә утырыш башлана.

Бөгелмәдә узган күчмә утырышны башлаганда, Татарстан премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев болай диде:

– Әти-әниең татарча сөйләшкәнгә горурланма, балаларын туган телендә язу язганга, сөйләгәнгә горурлан. Без менә шуның өчен тырышырга тиеш, диде. Стратегиянең максаты да шул. Әле без сезгә аның эскизын гына тәкъдим итәбез. Ә төп документны булдырганчы, халык фикере, сезнең тәкъдим кирәк. Президентыбыз да шундый бурыч куйды.

Утырышта чыгыш ясаучылар арасында дин әһелләре, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре бар. Алар барысы да стратегияне төзү бик вакытлы башлануы хакында искәртә. Филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов белдергәнчә, без – татарлар бик сәләтле милләт. Кайсы тармакны гына алсаң да, зур уңышларыбыз бар. Без шул хезмәтләребезнең барсын да бер ноктага тупларга, берләшергә тиеш. Стратегия безгә бу эшне башкарып чыгарга ярдәм итәчәк, ди Олег Хисамов.

Васил Шәйхразиев белдергәнчә, Татарстанда 173 милләт яши.

  • Без һәрвакыт ярдәмләшеп, дус-тату гомер итәбез. Стратегия татарларга юнәлтелгән. Тик аны төзү эшендә башка милләтләр дә булышсын иде. Чөнки берләштерүче документ буларак, ул башка милләтләр үсешенә дә ярдәм итәчәк, дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Залга җыелган халыкны Васил Шәйхразиев, стратегия эскизы белән таныштырды. Төп юнәлешләр хакында сөйләде. Бу әлегә дүрт юнәлеш. Тик сезнең тәкъдимнәр белән алар артырга да мөмкин, диде. Юнәлешләрдә төп игътибарга алынган авыл инфраструктурасын үстерү, миллилекне саклап уалу өчен шартлар булдыру, милли кадрлар әзерләү, Сабантуйларында борынгы күркәм йолаларны торгызу, татар гимназияләрен ачу, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, татар элитасын үстерү һ.б. Арча, Нурлат районнарында, шулай ук язучылар белән узган очрашулардан соң, эскизга инде кайбер тәкъдимнәр өстәлгән дә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*