tatruen
Баш бит / 2014 / Июль (страница 8)

Архив за месяц: Июль 2014

Долгопрудный “Дуслыгы”

Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәр округында татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә социаль әһәмияткә ия «Дуслык» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның рәсми атамасы: «Тынычлыкка, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык урнаштыру чарасы буларак «Дуслык» сәнгать-этнография экспозициясен оештыру». Әлеге проектны гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт ярдәме чаралары (грант) файдаланыла. Бу проект «Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге»нең күргәзмә залында, ...

Дәвам »

Ураза 28 июльдә, Корбан бәйрәме 4 октябрьдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел республикада Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре турындагы Указга кул куйды. “ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законының 1 нче маддәсе нигезендә 2014 елның 28 июле Ураза гаетен бәйрәм итү көне буларак билгеләнгән; 4 октябрь – Корбан гаете. Указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2014 нче елның 1 нче июлендә имзаланган.

Дәвам »

Зур Акъяр авылында Төмән өлкә Сабан туе узды

5 июльдә Төмән районының Зур Акъяр авылында өлкә Сабан туе гөрләде. Бәйрәмгә төбәкнең көнъягына караган  11 муниципаль берәмлегеннән, шул исәптән Төмәннең үзеннән, делегацияләр килделәр. Моңа кадәр 9 район да Сабан туйларын үткәреп килде. Быелгы утызынчы өлкә Сабан туен Төмән өлкәсенең 70 еллыгына багышлап үткәрделәр. Сабан туена Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Владимир Якушев та кунакка килде. Көрәш, ат чабышлары, төрле ...

Дәвам »

“Энже бөртекләре” җиңүчеләре

Республика күләмендә балалар өчен бәйгеләр әледән – әле  булып тора. Могаллим.ру сайты җитәкчелеге дә  7 яшьтән 18 яшькә кадәрлеләр өчен “Энҗе бөртекләре” исеме астында бисер белән эшләү бәйгесе уздырды. Бәйгедә балалар гына түгел, әти әниләр дә җан атып катнашты. Бүген исә, җиңүчеләребез бүләк алырга дип килделәр. ТР Буа районы Аксу мәктәбе укучылары Хәсәнова Чулпан Радик кызы һәм Хәсәнова Гөлнур Рамил ...

Дәвам »

Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән

Узган атнада Арчаның (Татарстан) Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте. —Дүрт ел рәттән, урамыбыздагы барлык халык ...

Дәвам »

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды. Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды. Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән ...

Дәвам »

Ижау Җәмигъ мәчетенә балалар җәйге укуларга җыелды

Дин нигезләрен өйрәнүче милләттәшләребезнең балалары өчен дә җәйге яллар каралган. Жәмигъ мәчете каршында күп еллар балаларны җәйге укуларга җыялар. Лагерьда малайлар-кызлар белем алуларын дәвам итә, күңел ача, кул эшләре белән шөгыльләнә. Мәчет ишегалдында кызлар уйный Ижау Җәмигъ мәчете ишегалдында малайлар туп тибә, кызлар да балалар мәйданчыгында чыр-чу килеп күңел ача. Бу балаларның күбесе Ижау шәһәренең  97нче мәктәбенең  мөселман балаларыннан тупланган ...

Дәвам »

“Татар кызы-2014″тә татарча яхшы сөйләшкәннәр генә катнашачак”

Бәйге мөдире, “ТАТ Project” милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Стелла Брундукова Мәскәүдәге иң яхшы концертлар залы “Барвиха”да 29 ноябрь көнне үтәчәк чараның рус һәм татар телләрендә узачагын әйтә. Сәхнәдән ике тел дә тигез яңгыраячак дип вәгъдә итә ул. “Барвиха” сәхнәсенә дүрт алып баручы чыгачак. Брундукова сүзләренчә, икесе билгеле инде – ир-атлардан Марат Бәшәров һәм ТНТ каналындагы Comedy Club проекты аша русияләргә таныш ...

Дәвам »

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар ...

Дәвам »