tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 172)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Барнаулда Сабантуй июньнең соңгы ял көнендә үтәчәк

Сабантуй Барнаулның Үзәк районына караган ял паркында узачак. Бәйрәмне төбәк татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге оештыра. Концерт программасында “Дуслар” фольклор ансамбле, башка милли оешмаларның үзешчәннәре, Татарстаннан килгән артистлар катнашачаклар. Әлбәттә, Сабантуй ярышлары һәм бәйгеләре оештырылачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Дәвам »

Җаектагы Тукай музеена рәсми статус бирелергә мөмкин

Җаектагы Көнбатыш Казахстан өлкәсе татар мәдәни үзәгенең идарәсе 12 июньдә үткәргән җыелышында бердәнбер мәсьәлә каралды. Ул да булса, татар үзәге каршында яшләүче Тукай музее язмышы.

Дәвам »

Быелгы “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе эшен тәмамлады

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бишенче мәртәбә “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесе үткәрде. Соңгы турга Россиянең 14 төбәгеннән балалар үтте. Җиңүчеләрне һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы 1 июньдә Казанның “Әкият” курчак театры бинасында үтте. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән 14 балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Дәвам »

«Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла

Казанның “Ярдәм» мәчете «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә «Рамазанны каршылап» велокроссын оештыра. Беренче тапкыр уздырылучы кросс “Ярдәм” мәчетеннән башланып китә. Велокросста катнашучылар “Казан нуры”, “Кол Шәриф”, “Нурулла” мәчетләрендә, «Тандем», «Кольцо» кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар. Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә ...

Дәвам »

Пензада өлкә Сабантуе гөрләп үтте

Пенза Сабантуе гадәттәгечә шәһәрнең В.Белинский исемендәге үзәк паркында булды. Бәйрәмне ачып җибәрде өлкә губернаторы Василий Кузьмич Бочкарев. Ул бөтен Пенза өлкәсендә яшәүче милләт кешеләрен Сабантуй белән котлады. Милли традицияләрне сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде. Кызганып сөйләде халкыбызда демографиянең түбән булуы турында. Моның буенча, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, проблеманы уңай якка чишүләрен соралды. Халыкның авыллардан китүе дә губернаторны борчый. Урыс ...

Дәвам »

Атырау Сабантуена Римма Ратникова килде

14 июньдә Казакъстан Республикасы Атырау өлкәсендә Акыйм урынбасары Шынгыс Мукан Татарстан кунакларын кабул итте. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды. Рәсми чыганаклар буенча, Казакъстанда татарлар – чит илдә татар диаспорасы саны буенча икенче урында: биредә 250 мең чамасы (1,7 %) татар яши. Алар Казакъстанның 5 өлкәсендә дә бар һәм илдә сан буенча 6нчы урынны били. Искәртеп узабыз: 5 ел элек Татарстан ...

Дәвам »