tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 178)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Сингапурча Сабантуй

Узган ялларда төрле илләрдә туып үссәләр дә (Төркия, Финляндия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Россия) хәзер Сингапурда яшәүче татарлар һәм башкортлар Сабантуй үткәрделәр. Бәйрәмгә барлыгы 25 кеше җыелган. Катнаш никахта булган 6 гаилә шулай итеп балаларга милли традицияләрне күрсәтергә булган. Сөйләшү күбесенчә инглиз телендә булса да, татарчасы да, русчасы да  ишетелеп торган. Олылар һәм балалар уен-ярышларда катнашканнар. Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып ...

Дәвам »

Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

25 майда Касыйм шәһәрендә  VI төбәкара халык иҗаты фестивале үтте. Ул «Касимовская Золотая Ладья» дип атала. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык осталарының эшләнмәләре, төрле тәм-том һәм башкалар күрсәтелде. Илдар Бикуев җитәкчелегендәге Касыймның татар милли-мәдәния автономиясе җирле татарларның көнкүрешен тасвирлаучы әйберләрне, милли ризыкларны әзерләп күрсәтте. Концерт программасында башка төбәкләрдәге коллективлар белән бергә Татарстаннан килгәннәре дә, Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылыннан Рива Бурнешева җитәкләгән ...

Дәвам »

Татарстанда татар теленнән тестның дәрәҗәсе имтиханнан ким түгел

Татарстан Мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин тугызны бетерүчеләр ел да татар теленнән тест бирәчәк дип белдерә. Министрлык мәктәпләрдә тәнәфес вакытында бер көнне татарча, икенче көнне инглизчә, өченче көнне русча сөйләшүне хуплаячак.

Дәвам »

Сабантуйны Ташкентта бәйрәм итик!

8 июньдә Ташкентның Бабур исемендәге ял паркында Сабантуй бәйрәме үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә Сабантуй программасында: -Театральләштерелгән Сабантуй ачылышы; – Зур концерт программасы. Төрле ансамбльләр, үзешчән төркемнәр һһәм җырчылар катнаша; – Спорт ярышлары; – Көрәш; – Гер күтәрү; – Армрестлинг; – Әтәчне багана башыннан алып төшү; – Йомырканы кашыкка салып йөгерү; – Көянтә-чиләк белән йөгерү; – Канат тартышу; – Капчык белән сугышу; ...

Дәвам »

Таҗикстандагы Согд Сабантуйга әзерләнә

Таҗикстанстанның төньягында урнашкан Согд өлкәсендәге “Дусти” татар мәдәнияте үзәге Сабантуена әзерлекне башлап җибәрде. Согдтагы татар диаспорасы быел Сабантуен җиденче мәртәбә үткәрәчәк. “Дусти” үзәге җитәкчесе Эльмира Гафурова әйтүенчә, һәр елдагыча бәйрәм өлкә башкаласының Хуҗанти исемендәге ял паркында июнь ае башында оештырыла. Сабантуе үзенең ярышлары, татар көйләре, җырлары һәм биюләре, милли ризыклар белән татарларны гына түгел башка милләт кешеләрен дә кызыктырып тора. ...

Дәвам »

Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имзалау (фоторепортаж)

2014 елның 26 маенда Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имазаладылар. Шушы тарихи вакыгадан фоторепортаж.

Дәвам »

Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килде

2014 елның 22 маенда иртә белән Пенза өлкәсенә Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәсми сәфәр белән килде. Аны “Пенза беренче” тимер юл вокзалында төбәк хөкүмәте рәисенең урынбасары Владимир Мальцев, шәһәр башы Юрий Алпатов, аның урынбасары Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр башлыгы Александр Елатонцев, Пенза өлкәсе татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акжигитов, өлкәбезнең дин хезмәткәрләре һәм күренекле төзүче, ...

Дәвам »