tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар (страница 367)

Рубрика: Конгресс яналыклар

Безгә бер җыр кирәк

Сүзем Туфан Миңнуллинның шигырьләренә язылган җырлар китабы турында. "Безгә бер җыр кирәк" исемле үзенчәлекле китап быел ноябрь ахырында Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Әлеге җыентыкта татар халкының талантлы улы, бөек драматург Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә мәңгеләштерелгән 100дән артык җырның тексты белән ноталары урын алган.

Дәвам »

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә

Бүген, 29 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы катнашучыларын теркәү башланып китте. Хәзерге вакытта Россиянең 30дан артык регионыннан һәм 11 чит илдән (Әзербайҗан, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Үзбәкстан, Төркия, Чехия, Эстония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 138 катнашучы теркәлде. Бу минутларда да  килгән татар эшмәкәрләрен теркәү дәвам итә.

Дәвам »

Татар конгрессның киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә

Көн тәртибендә катнашучылар өчен этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк. Төшке аштан соң пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә каралган.

Дәвам »

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына теркәү дәвам итә

Әлеге вакытта Россиянең 47 регионыннан (шул исәптән Татарстаннан да) һәм 10 чит илдән  123 катнашучы теркәлү узды. Хәзерге минутларда да  килгән милләттәшләребезне теркәү дәвам итә.

Дәвам »

Хельсинкида Финляндия татарларына багышланган диссертация якланды

Ул Финляндиядә гомер итүче татарларга багышланган һәм “Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре» дип атала.

Дәвам »

Гомерем буе сүнмәс мәхәббәтем – әти-әнием һәм туган телемә! Сихри дөнья бу!

Казан Дәүләт Медицина университетында "Татарча диктант" текстын укып - яздырырга сорап мөрәҗәгать иткәч, шунда ук кабул иттем!

Дәвам »

Финляндиядә эшлекле очрашулар

27 ноябрьдә Хельсинкига эш сәфәре белән килгән Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең сәүдә вәкиллеге бинасында Финляндиядәге РФ дипломатлары белән очрашты.

Дәвам »