tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3030)

Рубрика: Яңалыклар

Татар гүзәле – Айсылу

Татар халкы гореф гадәтләргә, йолаларга , матур бәйрәмнәргә бай халык. Татар бубулары белән горурланып яшәүче ул – кызларыбыз да аз тугел. Менә шундыйларның берсе татар кызы, Казан кызы Айсылу Хәбибрахманова. Айсылу Казан Федераль университетының  дизайнерлар әзерәү факультетында соңгы курста укый. Шуңа да карамастан, ул     татар  халыкының милли  киемнәрен тегү белән шөгылләнә.  Шулай ук, никах,  туйлар өчен дә аерым ...

Дәвам »

Уфада илаһият һәм исламият кичәсе үтте

24 июнь Уфаның “Ихлас” мәчетендә шигърият, мөнәҗәтләр һәм җыр кичәсе үтте. Кичә “Ихлас” мәчете алдындагы мәйданда узды. Ул изге Рамазан аен лаеклы каршы алу уңаеннан һәм агымдагы Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Оештыручылары – Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” оешмалары. Чараны “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт Галләм ачып, сүзне Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдингә бирде. Ул сүзен мәчетләр төзелүе ...

Дәвам »

Азнакайда яңа мәчетләр төзелде

Азнакайның Җиңү бистәсендә яңа мәчет ачылды. Райондагы 45 нче мәчетне ачу тантанасына Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан һәм башка җирләрдән килгән күп сандагы кунаклар катнашты. – Авылыбызда мәчет юк иде. Өлкән яшьтәгеләр күп, яшьләр дә хәзер намазга баса, шуңа күрә мәчет кирәк. Ул бистәбезгә нур сибеп, изгелеккә өндәп торыр. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Илдар Володкинга, авылдашларга, район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм, ...

Дәвам »

Башкортстанда “Матур татар гаиләсе” бәйгеcе үтә

Башкортстанның Балтач районында “Татар гаиләсе – матур гаилә” исемле бәйгегә йомгаклар ясалды. Чираттагы зур чара Балтач районында үтте. Иштирәк авылында оештырылган бәйрәмдә 9 гаиләне хөрмәтләделәр. “Матур татар гаиләсе” бәйгесе Башкортстанда киң тарала башлады. Төрле юнәлешләрдә оештырылучы бәйгедә татар гаиләләре көч сынаша. Күпбалалы гаиләләр дә, төрле талантлары белән дан казанганнар да, йорт-җирләре төзек-пөхтә булганнар да катнаша бу үзенчәлекле бәйгедә. Чын татар ...

Дәвам »

Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!

28 июнь көнне Татарстан театрлары инде сигезенче мәртәбә үз Сабантуйларын бәйрәм иттеләр. Быел театр сабантуе беренче мәртәбә Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Бәйрәмгә Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама һәм Казанның Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы театрлары, мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева килделәр. Һәр елдагыча театр Сабантуе ...

Дәвам »

Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың узган атнада Азнакайга “Чатыр Тау җыены”на килүеннән файдаланып, район башлангыч оешмасы активистлары аның белән очрашу үткәрде. Бу җылы күрешү “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү рәвешендә барып, ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлеге эчкерсез аралашуда яңгыраган кайбер фикерләрне, газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Кадрия Идрисова: –Бүгенге көндә ...

Дәвам »

Барнаулда Сабантуй үтте

29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды. Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады. “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр. Концерт программасында җирле “Дуслар” фольклор ансамбленнән тыш, башка ...

Дәвам »

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып ураза тотучыларга авыз ачтырды.

Дәвам »