tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3098)

Рубрика: Яңалыклар

Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.

Чувашиянең Урмай авылында иҗтимагый киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин да катнашты. Көн тәртибендә ике сорау каралды. Беренчесе – Иҗтимагый Советны сайлау; икенчесе – авыр һәлакәтләрдә бер-береңә булышу өчен “Булышу касса” сын булдыру. Беренчесе буенча, унҗиде кеше иҗтимагый Советка сайландылар: Пахалов Рамил Җәләй улы- рәис; Гибатдинов Фәрит Абдулла улы; Сахров Нәҗеметдин Садртдин улы; Садртдинов Линар ...

Дәвам »

Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!

Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр. ...

Дәвам »

Ринат ЗАКИРОВның Яңа ел котлавы

Ринат ЗАКИРОВ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты

Дәвам »

Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты. Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән. Вәкил ...

Дәвам »