tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3101)

Рубрика: Яңалыклар

Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы "Туган тел" өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар.

Дәвам »

Удмуртиягә – Татарстан күчтәнәче

Быел май ае безнең өчен зур яңалыктан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы регионнарда телебезне, сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүче милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән грант бирү өчен милли проектларга бәйге игълан иткән иде. 3 номинациядә уздырылган әлеге бәйгедә Республикабзының милли-мәдәни автономиясе дә катнашып, 7 проект тәкъдим итте. Шуларның икесе – “Яңарыш” газетасы әзерләгән “Хәерле иртә” тапшыруы һәм Удмуртия Республикасының социаль ...

Дәвам »

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк.

Дәвам »

“Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче

“Татмедиа” ААҖ нең яңа генераль директоры итеп Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов билгеләнде.   Белешмә өчен: Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган. 1991 елда инженер-механик белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган. 1981-1985 елларда Советлар Армиясе сафларында хезмәт куйган; 1986-1994 елларда Татарстан газет-журнал нәшриятында төрле вазыйфаларда эшләгән; 1994-1999 елларда – Полиграфия-нәшрият комбинаты ДУП баш инженеры; 1999-2001 ...

Дәвам »

Алманиядәге студентлар татар милли ризык кичәсен оештыра

2013 елның 23 ноябренда Гиссен университеты кафесында татар милли ризык кичәсе үтәчәк. Аны Алманиядә укучы татар студентлары оештыра. Игъланнарында алар ярдәм итәргә теләге булганнарны, пешерә белгән яки өйрәнергә тeләучеләрне көтеп калуларын белдерәләр. Бергә-бергә күңелле итеп чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый Һәм башка татар милли ризыкларын әзерләргә ниятләп торалар.  

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »