tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3121)

Рубрика: Яңалыклар

“Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче

“Татмедиа” ААҖ нең яңа генераль директоры итеп Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов билгеләнде.   Белешмә өчен: Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган. 1991 елда инженер-механик белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган. 1981-1985 елларда Советлар Армиясе сафларында хезмәт куйган; 1986-1994 елларда Татарстан газет-журнал нәшриятында төрле вазыйфаларда эшләгән; 1994-1999 елларда – Полиграфия-нәшрият комбинаты ДУП баш инженеры; 1999-2001 ...

Дәвам »

Алманиядәге студентлар татар милли ризык кичәсен оештыра

2013 елның 23 ноябренда Гиссен университеты кафесында татар милли ризык кичәсе үтәчәк. Аны Алманиядә укучы татар студентлары оештыра. Игъланнарында алар ярдәм итәргә теләге булганнарны, пешерә белгән яки өйрәнергә тeләучеләрне көтеп калуларын белдерәләр. Бергә-бергә күңелле итеп чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый Һәм башка татар милли ризыкларын әзерләргә ниятләп торалар.  

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

Миңгол Галиев Владимир яшьләренә вокал буенча мастер –класс уздырачак

Владимир өлкәсенең “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы шушы төбәктә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли мәдәниятне пропагандалау максатыннан шактый эшләр башкара. Телләрне саклау һәм үстерү проекты кысаларында “Яшьләр” Мәдәният сараенда даими “Татар чәе кичләре” уза. Әлеге чара әдәби кичә буларак оештырылса да, гадәти милли ризыклар белән татар чәе эчү, “Мирас” татар иҗат студиясе тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәм, әлбәттә, Казаннан махсус ...

Дәвам »

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды. Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, ...

Дәвам »

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган “Милли көй” II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы – Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте. Моңа кадәр “Милли көй” II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде. Түбән ...

Дәвам »