enrutat
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 20)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы белән Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге хезмәткәрләре Сәгыйдуллина Мөнирә Хәлим кызы һәм Кутеева Ленара Рәиф кызы бүләкләнде

Дәвам »

16-18 октябрь көннәрендә Франциянең Париж шәһәрендә «Европа татарлары альянсы»ның икенче съезды узды

Чарада Европаның 17 иленнән, шул исәптән Эстония, Швеция, Чехия, Франция, Нидерланда, Словакия, Польша, Финляндия, Австрия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Италия, Латвия, Литвадан 46 делегат, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты. Кунаклар арасында Россия Федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Россиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов, Татарстанның Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү Константин Климовский, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасың Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм башкалар бар иде

Дәвам »

“Татар кызы-2015” исеменә Пермь крае Барда районы гүзәле лаек булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җиңүче кызга “Лада” автомобиле ачкычларын тапшырды. Шулай ук Алинә Аптукова энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән таҗга да ия булды.

Дәвам »

“Шәҗәрә — безнең тамырлар” чарасына багышланган матбугат–конференциясе узды

6 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) “Шәҗәрә - безнең тамырлар” чарасына багышланган матбугат–конференциясе узды. Матбугат–конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары –Данис Шакиров, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе – Кадрия Идрисова, мәгълүмати-аналитик Идарә җитәкчесе – Гөлназ Шәйхиева катнаштылар.

Дәвам »

Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу узды

Бүген, 18 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу булып узды. Очрашуны Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова алып бардылар.

Дәвам »