tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итте
Кариев театры «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итте

Кариев театры «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итте

Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итә. Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән.

«ASYL» драматургия конкурсы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт
яшь тамашачы театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәдәният
министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Театр әһелләре берлеге ярдәме белән
үткәрелә.

Максатлар һәм бурычлар

Конкурсның максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа
драматургия әсәрләре эзләү.

Конкурсның бурычлары – балалар һәм яшьләр өчен драматургия әсәрләре тууга
этәргеч бирү; балалар һәм яшьләр театрларының репертуарын төрләндерү;
театрларны яңа пьесалар куюга әйдәү.

  • Конкурста татар һәм рус телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша;
  • Пьеса конкурс игълан ителгәнгә кадәрге соңгы ике елда язылган булырга тиеш
    (2019 елгы конкурста 2017 елдан да иртәрәк язылган пьесалар катнаша алмый);
    язылу датасын күрсәтү мөһим;
  • Пьеса профессиональ сәхнәдә куелмаган, басма һәм интернет басмаларда дөнья
    күрмәгән булырга тиеш (авторның шәхси сайтында урнаштырылган булырга
    мөмкин);
  • Пьеса драматургия конкурслары лауреаты, җиңүчесе, башка физик яисә юридик
    затның милке булмаска тиеш;
  • Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына
    ([email protected]) «MS Word» текст редакторы форматында (шрифт “Times
    New Roman”, 14 pt, 1,5 интервал), ZIP программасында архивлаштырып җибәрергә мөмкин. Конкурска җибәрелгән пьесаның титул битендә номинацияне күрсәтергә;
  • Пьесалы файлның аерым беркетелүе һәм аның исеме латин хәрефләре белән
    язылуы мәҗбүри. Мисал өчен, “Kariev_Artist»;
  • Пьесаны конкурска тәкъдим итеп, автор шартлар белән ризалаша, текст
    сәхнәләштерелгән яисә бастырып чыгарылган очракта (басма/цифрлы рәвештә),
    пьесаның«ASYL» драматургия конкурсы җиңүчесе яисә шорт/лонг-битенә кергән
    пьеса икәнлеген күрсәтү мәҗбүри.
  • Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, проза әсәрләренә инсценировкалар кабул ителми;
  • Әдәпсез эчтәлекле, көчләүгә һәм экстремизмга чакыручы пьесалар кабул
    ителми;

Конкурс дүрт номинациядә үткәрелә:

  • Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0дән 6 яшькә кадәр:);
  • Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Аsyltext (7дән 10 яшькә кадәр);
  • Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 кә кадәр);
  • Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16дан һәм өлкәнрәкләр өчен).

ASYL_polozhenie_na_tatarskom

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*