1990 елда “Туган як” газетасын гамәлгә куйган һәм 1996 елга кадәр аны җитәкләп барган хөрмәтле Рифат абый Ибраһимовны (05.05.1935 – 28.04.2017) туган көне уңаеннан быел Шөбиле каберлекләренә барып ял иттек, хәтем укыттык, Аллаһы Тәгалә изге ниятебезне кабуллардан кылсын иде.
Икенче редакторыбыз кочкопожарлы Рауф абый Абдуллинны да (10.02.1944 – 11.11.2013) уңае чыккан саен хәтем-дога белән искә алабыз. 2012 елга кадәр “Туган як”ның баш редакторы булып торган остазыбызның арабыздан киткәненә бүген 10 ел инде, әмма ләкин профессиональ газетчы-журналист буларак каләмен кулыннан төшерми, гомере буе халыкка хезмәт иткән абыебызның якты истәлеген әлегәчә кадерләп саклыйбыз, мирас итеп калдырган гамәлләрен, биргән һөнәри тәҗрибәсен уңышлы кулланабыз, шундый остазларыбыз белән чиксез горурланабыз, аларга гел рәхмәтле булып торабыз.
Рауф Абдуллович хезмәт юлын совет чорында җирле газетада башлый, ә аның төп өлешен туган җирдән еракларда хәрби журналист булып узганнан соң, полковник дәрәҗәсендә “Туган як” редакциясенә редактор урынбасары булып эшкә килде. Редактор булгач, газетаның финанс яктан стабильлеген тәэмин итү максаты белән, аны өлкә хөкүмәте канаты астына кертте, эш шартларын яхшырту ниятеннән чыгып, икенче автомобиль кайгыртты, шәһәр администрациясеннән арендалаган тарихи бинага косметик ремонт ясатты, аны табигый газга тоташтырды.
16 ел дәвамында Нижгар татарлары елъязмасын җитәкләү дәверендә газиз халкыбыз файдасына куйган игелекле хезмәте исәбенә Аллаһы Тәгалә Рауф абыйның мәңгелек урынын җәннәт бакчаларыннан әйләде булса кирәк, ә вафатына 10 ел тулу сәбәпле, остазыбызны бүген җылы искә алуыбыз аңа хәтем- дога булып ирешсен һәм рухын шат итсен иде.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ