tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 225)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Казанда “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага фикер алышу көтелә

Татарстан мөфтияте 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар берлеге көне уңаеннан фикер алышу клубын оештыра. Фикер алышу клубы утырышы Россия ислам университетында 31 октябрьдә уздырыла. Сөйләшү “Миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр” дигән темага багышлана. Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә. ТР МДН яшьләр бүлеге ...

Дәвам »

Әлкигә эш сәфәре – татар гимназиясе ни хәлдә?

25 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Илдар Миңгәрәев һәм Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Татарстанның Әлки районында эш сәфәре белән булып кайттылар. Әлки районы үзәге – Базарлы Матак авылындагы Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясендәге хәлләр торышы күзәтелде. Бу уку йорты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының аерым игътибарында тора. Берничә ай элек әлеге гимназиядә укучы ...

Дәвам »

Ижау шәһәрендә гөрләп чәк-чәк бәйрәме үтте

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Шулардан иң дәрәҗәлесе чәк-чәк. Биш ел рәттән инде Ижау шәһәрендә чәк-чәк бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмне “ИМАН” татар яшьләре оешмасы үткәрә. Елдан – ел бәйрәмнең дәрәҗәсе зурая бара. Баштагы ике елда бәйрәм урамда үткәрелде, ә соңгы өч елда мәдәният йортларында үткәрелә. Бу бәйрәм быел “Тимер юлчылар” мәдәният йортында узды. Тамашачылар белән зал тулы иде. Бәйрәмгә килүчеләр ...

Дәвам »

Татарстан татар теле һәм татар әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәрә

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Олимпиада укучылар һәм студентлар ...

Дәвам »

БТК Башкарма комитеты “Дуслык” оешмасы рәисе Зәкия Мухсинова вафат булу сәбәпле Костанайга кайгы уртаклашу хаты җибәрде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Костанай өлкәсенең “Дуслык” татар–башкорт милли–мәдәни үзәге идарәсе рәисе Мухсинова Зәкия Гариф кызының вафат булу сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә әлеге хатта. Зәкия Гариф кызы 1942 елның 11 июнендә Костанайда туа. 1964 елда педагогик институт тәмамлаганнан соң ул мәктәптә эшли, соңыннан комсомол һәм партия органнарында хезмәт итә. Казахстан халыклары Ассамблеясы әгъзасы Зәкия ...

Дәвам »

Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды

25 октябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында беренче тапкыр «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Әлеге конференция коръән сурәсе укып һәм татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Эшлекле сөйләшүгә җыелган халыкны Комсомол районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. ...

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар

23–24 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга муниципаль районының Әрәкәй авылында “Милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр” исемендәге III төбәкара конференция булып узды. Чара авылда урнашкан милли мәдәни комплекста үткәрелде, бу бина районда урнашкан 6 татар авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни генә түгел, ә мәгрифәти дә бер учак вазыйфасын башкара. Ул 2012 елда ачылган. Ике катлы бинада спортзал, 300 урынлык тамаша ...

Дәвам »

“Идел-йорт”ка киләчәк халык театрлары Казанны “кайнатырга” җыена

Татарстан башкаласында халык театр коллективлары очрашачак. 6-22 ноябрьдә “Идел-йорт” дип исемләнгән ХIII төбәкара фестиваль-конкурсы оештырыла. Быел ул танылган татар драматургы Туфан Миңннулин истәлегенә багышлана. Театр сәнгатен яратучылар игътибарына Татарстан, Башкортстан, Ульян һәм Самара өлкәләреннән килгән театр коллективларының иҗаты тәкъдим ителә.Төрле төбәкләрдә яшәгән һәвәскәр артистлар җәмгысе егерме сәхнә әсәре күрсәтәчәк. Спектакльләрне Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында, Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында ...

Дәвам »

«Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» музее ачылды

24 октябрь көнне Ульян шәһәрендәге Татар мәдәният үзәгендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары тарихы» дип аталган мәгърифәт һәм мәдәният музеен ачу тантанасы булды. Музей Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештыргвн бәйгедә катнашып алынган Грант хисабына ачылды. Әлеге музей оештыруның башлап йөрүчесе Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин. Андагы экспонатларның күбесе дә аның шәхси әйберләре. Музейда күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек уникаль ...

Дәвам »

Мәрҗани мәчетендә Салават Шамил Закировка багышлап Корбан ашы уздырды

24 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә танылган җырчы Салават Фәтхетдинов билгеле җәмәгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге театрның элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров истәлегенә багышлап Корбан ашы уздырды.

Дәвам »