tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 384)

Рубрика: Экспорт

Васил Шәйхразиев Мәскәү татарлары белән аралашачак һәм Татар яшьләре көннәрендә катнашачак

Бүген, 25 февраль көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Дәвам »

Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз

Хөрмәтле Илназ әфәнде һәм Ләйсән ханым! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кызыгыз Алинәнең  Пхенчханда уза торган Олимпия уеннарында  катнашып,  тимераякта фигуралы шууның  ялгыз төрендә, алтын медальгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйм.

Дәвам »

Мәчәләй авылында Г.Тукай исемендәге шашка турниры

Турнирда өлкәнең 24 районыннан катнашучылар көтелә. Әлеге чара Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте, Самара өлкәсенең Спорт министрлыгы, Самара өлкәсенең шашка федерациясе һәм Похвистнево районы хакимияте белән берлектә оештырыла.

Дәвам »

Ижауда туып-үскән татар кызы Алинә Заһитова Олимпиада алтынын яулады!

23 февральлә таң атканда Көньяк Кореядә барган кышкы Олимпиада уеннарында фигуралы шууда чемпионлыкны 15 яшьлек Ижау кызы Алинә Заһитова яулады. Ул ирекле программада 239,57 балл җыеп, Россия командасында беренче алтын медаль яулауга иреште.

Дәвам »