tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3108)

Рубрика: Яңалыклар

Юбиляр

Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Дәвам »

“Ак калфак” оешмасының сафлары арта

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады

Дәвам »

Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы язылуга 50 ел тулды

9 октябрьдә Казанның Габдулла Тукай музеенда классик язучы Гариф Ахуновның иң танылган әсәре «Хәзинә» романына багышланган кичә узды. Ул Татар әдәбияты музее мөдире Альбина Әбсәләмова тырышлыгы белән оешкан «Татар язучылары балалары» клубы эшчәнлеге кысаларында үткәрелде. «Хәзинә» романы узган гасырның 50-60 нчы еллардагы Татарстан нефтьчеләре тормышын тасвирлый. Билгеле булганча, быел Татарстанда кара алтын — нефть ятмалары табылуга 70 ел тула. Сүз ...

Дәвам »

Узып барышлый…

8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган  җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...

Дәвам »

Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды. Танылган  сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26  февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды.  Агымдагы елның ...

Дәвам »