tatruen
Баш бит / Архив модератора: Мунира Сагидуллина (страница 86)

Архив модератора: Мунира Сагидуллина

Конгресста кунак бар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Төркмәнстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, танылган рәссам Камил Вәлиәхмәтовны кабул итте. Очрашу вакытында сүз БТК БК бинасын эчке яктан җиңелчә реставрацияләү, ягъни милли бизәкләр белән баету мөмкинлеге хакында барды. Камил Вәлиәхмәтов Төркмәнстан рәссамнары берлеге әгъзасы. Аның рәсемнәре Төркмәнстанда, Русиядә, АКШта, Бөекбритания, Кытай, Франция, Швеция, Төркия, Австрия, Иран, Аргентина илләрендәге шәхси коллекцияләрне бизи. ...

Дәвам »

Кул эшеләре буенча мастер–класс

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең кием атрибутикалары булган, калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздырачак. Әлеге мастер–класста Татарстан Республикасы районнарында һәм Русия  төбәкләре җирлекләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмалары әгъзалары катнашуы көтелә. Мастер–класста катнашучыларның татар милли киеменнән килүе сорыла һәр оешмадан бары тик бер генә вәкил катнаша ала. Чара 8–10 сентябрь көннәрендә ...

Дәвам »